Керү өчен теркәлегез
To prevent automated spam submissions leave this field empty.
Мәгариф яңалыклары [ барлык яңалыклар ]
"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

Ниһаять, көтеп алынган "Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе старт алды. Быел әлеге бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Шушы 2-3 ел эчендә татар интернеты, шул исәптән татар телле интернет, нык үзгәрде һәм үсеш алды. Яңадан-яңа сайтлар калкып чыктылар, булган сайтлар яхшыра төштеләр һәм камилләштеләр. ...

Казан федераль университеты

Республикада яшәүчеләрнең (аерым алганда дәүләт структуралары, бизнес тармагында эшләүче белгечләрнең) күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты татар теле курсларын оештыра.

Укытулар Татарстанның Министрлар Кабинеты ярдәме белән түләүсез алып барылачак һәм ул 3 ай дәвам итә.

...

Мансур Мозаффаров

"Дулкыннар" республика бәйгесенә район оешмаларыннан гаризалар кабул итү тәмамланып килә, кабул итүнең соңгы көне - 30 нчы гыйнвар. Яшь талантларны барлаучы әлеге бәйге быел танылган композиторыбыз Мансур Мозаффаровның 110 еллыгына багышланган. Бу турыда мәгълүматны без бәйгене ел да оештырып килгән "Идел" яшьләр үзәгенең рәсми сайтыннан алдык (http://mc-idel.ru).

"Дулкыннар" бәйгесендә мәктәп укучылары да, студентлар да катнаша алалар. ...

“Мәгариф турында” федераль закон

“Мәгариф турында” федераль закон проекты укытучыларга үз мәктәбе укучылары белән өстәмә шөгыльләнүне (репетиторлык) тыя, шулай ук башка үзгәрешләр дә бар. Билгеле булганча, әлеге закон проекты өстендә эш 2009 елда ук башланган иде. Аның берничә варианты эшләнде, җәмәгать тыңлаулары узды. ...

"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

"Белем җәүһәрләре" III Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе 27 нче гыйнвар - җомга көнне башланып китәчәк! Бу турыда бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru) хәбәр итә.

Бәйге быел өченче тапкыр үткәреләчәк. Аны "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештыра. ...

Очраклы ресурс [ барлык ресурслар ]
Ресурс авторы: Казан шәһәре 5 нче татар гимназиясенең математика укытучысы Гизатуллина Зәрия Зөфәр кызы

Проблемалы укытуда иң әһәмиятле өлеш — интеллектуаль кызыксындырулар. ...

Кулланучылар фикерен ачыклау

Репетиторлыкка карата сезнең карашыгыз нинди?

Кыска яңалыклар

belem.ru twitter битләрендә   belem.ru facebook битләрендә

Хәзер сайтта 0 кулланучы һәм 13 кунак.