![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Барлык яңалыклар ![]() 9 март, 2010 - 12:38
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы март аеннан башлап апрельнең егерме алтысына кадәр "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен оештыручы иң яхшы команданы билгеләү максатыннан бәйгене башлап җибәрә. Уздырылган чаралар турында мәгълүматны 10 апрельгә кадәр хәбәр итү сорала. Әлеге акцияләрнең үткәрелүе Белем.ру һәм Мәгариф министрлыгы порталларында яктыртылачак. ... ![]() 6 март, 2010 - 07:50
Хатын-кызлар көнен билгеләп үтү традициясе борынгы Римнан ук килә. Инде ул вакытларда ук хатын-кызларның кадерен белгәннәр, аларга чәчәкләр бүләк иткәннәр, игътибар күрсәткәннәр. Әлеге бәйрәмне 8 март көнне билгеләп үтү тәкъдиме исә 1910 елда Копенгагенда кабул ителгән. Күпмедер дәрәҗәдә әлеге бәйрәм 1857 елда Нью-Йоркта узган вакыйгалар һәм Клара Цеткин исеме белән бәйле. Бүгенге көндә тормышта хатын-кызларның роле зур. ... ![]() 5 март, 2010 - 22:12
Хөрмәтле Белем кунаклары! Сезне Белем.ру порталының яңа сораштыруларында катнашырга чакырабыз. ... ![]() 4 март, 2010 - 20:37
Бүген Казан Ратушасында “Елның иң яхшы укытучысы-2010” шәһәр конкурсы йомгаклары игълан ителеп, җиңүчеләр бүләкләнде. Шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе карамагында барлыгы 30 меңләп педагог исәпләнә, шулардан мәктәпләрдә 17 меңләп укытучы һәм педагог эшли. Быелгы 20 нче юбилей конкурсында катнашу теләге белән 400дән артык укытучы гариза биргән булса (элеккеге елда 350 чамасы булган), район этапларында 90ы җиңүче буларак игълан ителгән. Ратушадагы тантанага укытучы-педагогларны котларга килгән Казан мэры Илсур Метшин: “Казан конкурсының өч дистәдән артык номинанты белән бергә, үсеп килүче буынга белем бирү һәм чын кешеләр тәрбияләүдәге хезмәтләре өчен республикабызның барлык дистә меңләгән укытучысы да лаек. ... ![]() 4 март, 2010 - 19:28
Бала, гадәттә, үзен-үзе якларга сәләтле түгел. Әмма һәрбер кеше кебек үк, баланың да шәхси хокуклары бар. Һәм аларның үтәлүенә-үтәлмәвенә аеруча игътибар бирелергә тиеш. Шуңа да иҗтимагый, дәүләт оешмаларының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының гаилә һәм бала хокукларын яклаудагы роле темасы түгәрәк өстәлләрдә бик еш күтәрелә. ... ![]() 1 март, 2010 - 17:03
Иртәгә – 2 мартта республиканың информатика укытучылары катнашында Интернет-форум башлана. Ике көн дәвам итәчәк әлеге чара укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән педагогларның тәҗрибә уртаклашу мәйданына әйләнәчәк. Форум вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның, министрлыкның башка җитәкчеләренең, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Шәйхелисламовның, информатика буенча предмет комиссиясе рәисләренең чыгышлары көтелә. ... ![]() 1 март, 2010 - 16:52
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Илкүләм тикшеренү университеты» статусын яуларга теләүчеләр арасында бәйге игълан итә. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, конкурска гаризалар 15 мартка кадәр кабул ителә. Белүебезчә, беренче тапкыр мондый бәйге былтыр узган иде. Ул чакта «Илкүләм тикшеренү институты» категориясенә ия булу өчен 110 югары уку йорты дәгъва итте. ... ![]() 26 февраль, 2010 - 12:11
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтенең дезинфекция фәнни-тикшеренү институты һәм кайбер медицина югары уку йортлары шушы көннәрдә Санитар гигиена таләпләренең яңа проектын тәкъдим итте. Димәк, мәктәпләрне яңа уку елыннан яңа таләпләр көтә. Гадәттәгечә, проект мөгаллимнәр арасында да, түрәләр даирәсендә дә каршылыклы фикерләр тудырырга өлгерде. Күпләрне түбәндәге мәсьәлә борчый: яңа кагыйдәләрне барлык мәктәпләр дә үти алырмы? ... ![]() 26 февраль, 2010 - 11:30
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәре тәрәккый белем бирү консультатив-методик үзәгенең 2009/2010 уку елына уртак чаралар планы нигезендә, шулай ук Л.В.Занков тәрәккый системасы буенча эшләүче башлангыч мәктәп укытучыларының инновацион эшчәнлек тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату максатыннан, агымдагы елның 1 нче мартыннан 1 нче апреленә кадәр Татарстанда “Татар телен өйрәнәбез” исемле республика бәйгесе узачак. ... ![]() 26 февраль, 2010 - 11:20
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, занковчы укучылар өчен бәйге башланган. Чараны Л.В.Занков исемендәге Федераль фәнни-методик үзәк (Мәскәү шәһәре) һәм Казан шәһәренең тәрәккый белем бирү косультатив-методик үзәге оештыра. Бәйге 2010 елның 15 нче гыйнварыннан 25 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. ...
|