![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
М. Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрендә халкыбызның күркәм гадәтләренең чагылышы (I бүлек буенча)
![]() 8 август, 2009 - 18:54
М. Кәримнең "Озын-озак балачак" әсәрендә халкыбызның күркәм гадәтләренең чагылышы (I бүлек буенча)
Ресурс авторы: Матзянова Раушания Гаяз кызы, Сарман гимназиясенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Элек бала тугач, кендек әбисе бәбине тозлы су белән юган. Тоз баланың нәфис тәнен төрле микроблар керүдән саклый дип саналган. Соңыннан, баланың әнисенә генә түгел, ә әтисенә дә кадерле, газиз булуын исәпкә алып, кендек әбисе баланы әтисенең күлмәгенә төргән. Кендек әбисе ана белән баланы 3 көн тәрбияләгән. Соңыннан "кендек әбисен озату" бәйрәм ителгән. Кендек әбисе, бала тугач, аны авызландырган. Башта салават әйтә (дога), соңыннан: "Ата-ана йоласы, пәйгамбәрләр догасы, бәхетле бул, тәүфыйклы бул",- дип бал-май каптыра торган булган. Халыкта элек-электән "Кем авызландырса, бала шуңа охшап үсә" дигәннәр. Шуңа күрә кендек әбисе үзендә бары тик изге сыйфатларны гына булдырырга тиеш булган. Ресурска кагылышлы рәсем:
Элек бала тугач, кендек әбисе бәбине тозлы су белән юган. Тоз баланың нәфис тәнен төрле микроблар керүдән саклый дип саналган. Соңыннан, баланың әнисенә генә түгел, ә әтисенә дә кадерле, газиз булуын исәпкә алып, кендек әбисе баланы әтисенең күлмәгенә төргән. Кендек әбисе ана белән баланы 3 көн тәрбияләгән. Соңыннан "кендек әбисен озату" бәйрәм ителгән. Кендек әбисе, бала тугач, аны авызландырган. Башта салават әйтә (дога), соңыннан: "Ата-ана йоласы, пәйгамбәрләр догасы, бәхетле бул, тәүфыйклы бул",- дип бал-май каптыра торган булган. Халыкта элек-электән "Кем авызландырса, бала шуңа охшап үсә" дигәннәр. Шуңа күрә кендек әбисе үзендә бары тик изге сыйфатларны гына булдырырга тиеш булган. Ресурс авторы:
Матзянова Раушания Гаяз кызы, Сарман гимназиясенең беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
|
Соңгы фикерләр
|
Фикерләр
Фикер калдырырга