![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Уфадагы татар мөгаллимәсе дә “Ел укытучысы” булды
17 февраль, 2010 - 17:28
Уфадагы татар мөгаллимәсе дә “Ел укытучысы” булды
Башкортстан башкаласы мәктәпләре арасында “Ел укытучысы-2010” бәйгесе җиңүчеләренә һәм мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Быел бу бәйгедә җәмгысе 110 мәгариф хезмәткәре катнашты. Чираттагы бәйгедә укытучылардан тыш, балалар бакчалары тәрбиячеләренә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларына да үз осталыкларын күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирелде. Быел бу бәйгедә Уфадагы биш мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Шуларның өчесе төрле номинацияләрдә җиңеп чыкты. 84нче санлы татар гимназиясеннән Глүзә Гәрәева, 25нче урта мәктәптән Гөлнара Тарасова һәм 104нче санлы мәктәптән Венера Садыйкова бүләкләр һәм дипломнар алды. Башкортстанда республиканың иң яхшы укытучысын билгеләү апрель аенда үтәчәк. Әле районнарда һәм шәһәрләрдә җиңеп чыккан мөгаллимнәр шул бәйгегә сайлана. Өч ел элек үзенең бер фәрманы белән, президент Мортаза Рәхимов “Башкортстанның халык укытучысы” дигән исем булдыру турында карар иткән иде. Бу мактаулы исем биш кешегә бирелде дә инде. Быел да бүләкләнүчеләр булыры көтелә. Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru Башкортстан башкаласы мәктәпләре арасында “Ел укытучысы-2010” бәйгесе җиңүчеләренә һәм мәгариф алдынгыларына бүләкләр тапшырылды. Быел бу бәйгедә җәмгысе 110 мәгариф хезмәткәре катнашты. Чираттагы бәйгедә укытучылардан тыш, балалар бакчалары тәрбиячеләренә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларына да үз осталыкларын күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирелде. Быел бу бәйгедә Уфадагы биш мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Шуларның өчесе төрле номинацияләрдә җиңеп чыкты. 84нче санлы татар гимназиясеннән Глүзә Гәрәева, 25нче урта мәктәптән Гөлнара Тарасова һәм 104нче санлы мәктәптән Венера Садыйкова бүләкләр һәм дипломнар алды. Башкортстанда республиканың иң яхшы укытучысын билгеләү апрель аенда үтәчәк. Әле районнарда һәм шәһәрләрдә җиңеп чыккан мөгаллимнәр шул бәйгегә сайлана. Өч ел элек үзенең бер фәрманы белән, президент Мортаза Рәхимов “Башкортстанның халык укытучысы” дигән исем булдыру турында карар иткән иде. Бу мактаулы исем биш кешегә бирелде дә инде. Быел да бүләкләнүчеләр булыры көтелә. Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru |
Соңгы фикерләр
|
Фикерләр
Башкортстанда мондый чаралар
Башкортстанда мондый чаралар үткәрелүгә мин бик шат! Ләйсән Насыйровага унышлар телим!
Фикер калдырырга