![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Халыкара хатын-кызлар көне белән!
![]() 6 март, 2010 - 07:50
Халыкара хатын-кызлар көне белән!
Хатын-кызлар көнен билгеләп үтү традициясе борынгы Римнан ук килә. Инде ул вакытларда ук хатын-кызларның кадерен белгәннәр, аларга чәчәкләр бүләк иткәннәр, игътибар күрсәткәннәр. Әлеге бәйрәмне 8 март көнне билгеләп үтү тәкъдиме исә 1910 елда Копенгагенда кабул ителгән. Күпмедер дәрәҗәдә әлеге бәйрәм 1857 елда Нью-Йоркта узган вакыйгалар һәм Клара Цеткин исеме белән бәйле. Бүгенге көндә тормышта хатын-кызларның роле зур. Иң беренче чиратта, алар - безнең әниләребез. Алар безне кечкенәдән тәрбияләгәннәр, беренчеләрдән булып аң-белем биргәннәр. Беренче тапкыр әйткән сүз дә күпләрнең "Әни" сүзе булгандыр. Шуңа күрә, күп кенә хатын-кызлар укытучы һөнәрен сайлый, әлеге һөнәр аларга ерак тарих җепселләре аша сеңгән. Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә багышлап әлеге бәйрәм көннәрендә күпме генә назлы сүзләр әйтсәк тә, алар сезнең безгә кечкенәдән әйтеп килгән назлы сүзләр белән чагыштырырлык дәрәҗәдә зур түгел - тигезлеккә омтылу өчен назлы сүзләребезне гомеребез дәвамында әйтеп килергә кирәк. Күпме генә чәчәкләр сайлап алып бүләк итсәк тә, сез әлеге чәчәкләр арасында - иң матуры! Күпме генә кулларыбызда күтәреп йөрсәк тә, сез безне күтәреп йөргән кебек озак күтәреп йөрергә хәлебездән килмәс. 8 март бәйрәме - Сезнең кадерегезне аңлау өчен бер сәбәп кенә. Йөзегездә беркайчан да елмаю сүнмәсен, бәхет-шатлыклар сезнең нурлы йөзегезне һәрвакыт яктыртып торсын! Сау-сәламәт булыгыз, күңелегездә бары тик якты хисләр генә яшәсен. Туган һәр якты көн сезгә яңа бәхет, яңа куанычлар гына китерсен! Ихтирам белән, "Белем.ру" коллективы җитәкчесе Раил Гатауллин Яңалыкка кагылышлы рәсем:
Хатын-кызлар көнен билгеләп үтү традициясе борынгы Римнан ук килә. Инде ул вакытларда ук хатын-кызларның кадерен белгәннәр, аларга чәчәкләр бүләк иткәннәр, игътибар күрсәткәннәр. Әлеге бәйрәмне 8 март көнне билгеләп үтү тәкъдиме исә 1910 елда Копенгагенда кабул ителгән. Күпмедер дәрәҗәдә әлеге бәйрәм 1857 елда Нью-Йоркта узган вакыйгалар һәм Клара Цеткин исеме белән бәйле. Бүгенге көндә тормышта хатын-кызларның роле зур. Иң беренче чиратта, алар - безнең әниләребез. Алар безне кечкенәдән тәрбияләгәннәр, беренчеләрдән булып аң-белем биргәннәр. Беренче тапкыр әйткән сүз дә күпләрнең "Әни" сүзе булгандыр. Шуңа күрә, күп кенә хатын-кызлар укытучы һөнәрен сайлый, әлеге һөнәр аларга ерак тарих җепселләре аша сеңгән. Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезгә багышлап әлеге бәйрәм көннәрендә күпме генә назлы сүзләр әйтсәк тә, алар сезнең безгә кечкенәдән әйтеп килгән назлы сүзләр белән чагыштырырлык дәрәҗәдә зур түгел - тигезлеккә омтылу өчен назлы сүзләребезне гомеребез дәвамында әйтеп килергә кирәк. Күпме генә чәчәкләр сайлап алып бүләк итсәк тә, сез әлеге чәчәкләр арасында - иң матуры! Күпме генә кулларыбызда күтәреп йөрсәк тә, сез безне күтәреп йөргән кебек озак күтәреп йөрергә хәлебездән килмәс. 8 март бәйрәме - Сезнең кадерегезне аңлау өчен бер сәбәп кенә. Йөзегездә беркайчан да елмаю сүнмәсен, бәхет-шатлыклар сезнең нурлы йөзегезне һәрвакыт яктыртып торсын! Сау-сәламәт булыгыз, күңелегездә бары тик якты хисләр генә яшәсен. Туган һәр якты көн сезгә яңа бәхет, яңа куанычлар гына китерсен! Ихтирам белән, "Белем.ру" коллективы җитәкчесе Раил Гатауллин |
Соңгы фикерләр
|
Фикерләр
Фикер калдырырга