![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Тәрбия системасының белем бирүдә кыйммәте
![]() 26 июль, 2010 - 17:13
Тәрбия системасының белем бирүдә кыйммәте
Ресурс авторы: Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы
Белем бирү белән тәрбия системасы бербөтен. Бу ике төшенчәне бер-берсеннән берничек тә аерып булмый. Гимназиядә тәрбия эше балаларның шәхес буларак үсешенә юнәлтелгән. Укытучы-тәрбияченең, сыйныф җитәкчесенең эш системасы бала шәхесенең үсешенә, иҗади сәләтен ачуга һәм аны үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Педагогик эшчәнлектә - иҗади активлык, танып-белү активлыгы, танып–белү мөстәкыйльлеге, иҗади сәләт, иҗади эшчәнлек, новаторлык дигән сүзләр төп педагогик терминнар булып торалар. Башкача була да алмый. Кеше актив эшчәнлек ихтыяҗына мохтаҗ булып туа, әмма генетик яктан нигезләнгән сәләт бары тик белем һәм тәрбиянең уңай шартларында гына киң үсеш ала. Фәннәр буенча үткәрелгән бәйгеләр сәләтле укучылар белән эшләү мөмкинчелекләрен ачалар. Укучы шәхесе шул фән буенча специальләшә, киләчәктә аңа үз тормышын да шул юнәлештә сайлау мөмкинлеге туа. Фән, спорт һ.б. түгәрәкләр баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, танып-белү эшчәнлеген арттыра, кызыксыну уята. Толерант шәхес тәрбияләүдә боларның барысының да әһәмияте зур. Укыту һәм тәрбия концепциясендә түбәндәгеләргә өстенлек бирү сорала: • шәхеснең үзүсешендә психологик-педагогик ярдәм итү; • шәхеснең укучыдан өлкән кешегә әверелү траекториясен күзәтү; • гаилә тәрбиясе моделен формалаштыру. Ресурска кагылышлы рәсем:
Белем бирү белән тәрбия системасы бербөтен. Бу ике төшенчәне бер-берсеннән берничек тә аерып булмый. Гимназиядә тәрбия эше балаларның шәхес буларак үсешенә юнәлтелгән. Укытучы-тәрбияченең, сыйныф җитәкчесенең эш системасы бала шәхесенең үсешенә, иҗади сәләтен ачуга һәм аны үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Педагогик эшчәнлектә - иҗади активлык, танып-белү активлыгы, танып–белү мөстәкыйльлеге, иҗади сәләт, иҗади эшчәнлек, новаторлык дигән сүзләр төп педагогик терминнар булып торалар. Башкача була да алмый. Кеше актив эшчәнлек ихтыяҗына мохтаҗ булып туа, әмма генетик яктан нигезләнгән сәләт бары тик белем һәм тәрбиянең уңай шартларында гына киң үсеш ала. Фәннәр буенча үткәрелгән бәйгеләр сәләтле укучылар белән эшләү мөмкинчелекләрен ачалар. Укучы шәхесе шул фән буенча специальләшә, киләчәктә аңа үз тормышын да шул юнәлештә сайлау мөмкинлеге туа. Фән, спорт һ.б. түгәрәкләр баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, танып-белү эшчәнлеген арттыра, кызыксыну уята. Толерант шәхес тәрбияләүдә боларның барысының да әһәмияте зур. Укыту һәм тәрбия концепциясендә түбәндәгеләргә өстенлек бирү сорала: • шәхеснең үзүсешендә психологик-педагогик ярдәм итү; • шәхеснең укучыдан өлкән кешегә әверелү траекториясен күзәтү; • гаилә тәрбиясе моделен формалаштыру. Ресурс авторы:
Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы
|
Сораштыру
Соңгы фикерләр
|
Фикерләр
Фикер калдырырга