![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Авылым чишмәләре (Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрен кулланып төзелгән кичә үрнәге)
17 февраль, 2008 - 20:17
Авылым чишмәләре (Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрен кулланып төзелгән кичә үрнәге)
Ресурс авторы: Яңа Чишмә районы Акбүре урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салисә Минкәева
“Акбүре” җыры яңгырый Р.Миңнуллин сүзләре, И.Закиров көе. Сәхнәгә Альбина белән Алсу чыга (матур киенгәннәр). Алсу: Альбина, бигрәк матур инде безнең авыл турындагы җыр. Сиңа ошыймы? Альбина: Җыры да бик матур, Алсу, авылыбыз да гаҗәп матур бит. Күр әле бу күл буйларын! Челтерәп аккан чишмәсе күңелләргә дәрт өсти. Шул атауга килсәм, кәефләрем күтәрелеп китә, үзеннән-үзе җырлыйсы килә. Алсу: Әйе шул, Альбина, бер җырла әле “Җидегән чишмә” дигән җырны. Альбина җырлый. Алсу: Рәхмәт, дустым, бик матур җырладың. Әйдә әле бер күл буйларын әйләнеп килик. Бүген яшьләр атауга, чишмә буена җыела икән. Без дә аларны карарга килербез (китәләр). Сәхнәгә Ландыш белән Рәзинә керәләр. (Карчыклар киеменнән). Ландыш: (Сөйләшә-сөйләшә керәләр). Әй ахирәткәем, яшьләр бүген атауга чакыргач, күңелләр яшәреп китте бит әле. Рәзинә: Шулай – шулай, күршекәем, яшьләр бик үтенделәр бит. Килегез инде, әби, үзегезнең яшь чакта уйнаган уеннарыгызны безгә дә өйрәтегез, - диләр. Киләбез, килми ни. Ландыш: Әй ахирәткәем, яшь чакта шул атауда гармунны сыздырып җибәрерләр иде, аяклар үзләреннән-үзләре биергә тотынырлар иде. Эх яшь чаклар, кая гына китеп югалдылар икән. Рәзинә:Күршекәем, хәтереңдәме, чәй суына дип шул кыр кизләвенә суга килә идек. Суы бик йомшак, тәмле иде. Ландыш: Иде дә иде дисең. Хәзер дә бик тәмле бит. Бер генә дә үзгәрмәгән. Рәзинә: Әй күршекәем, суы тәмле дә бит, хәзер бизәкле көянтә-ләрне иңгә салып, ялтыратылган чиләкләрне асып, сөйләшә-көлешә суга баручы кызларны күргәнең бармы соң? Ландыш: Әйе шул. Су ташучы кызлар хәзер күренми. Һәркем өендә краннан борып кына су агыза шул. Рәзинә: Әле, күршекәем, бүген бик тыгыз көн булды. Ландыш: Ни булды соң? “Акбүре” җыры яңгырый Р.Миңнуллин сүзләре, И.Закиров көе. Сәхнәгә Альбина белән Алсу чыга (матур киенгәннәр). Алсу: Альбина, бигрәк матур инде безнең авыл турындагы җыр. Сиңа ошыймы? Альбина: Җыры да бик матур, Алсу, авылыбыз да гаҗәп матур бит. Күр әле бу күл буйларын! Челтерәп аккан чишмәсе күңелләргә дәрт өсти. Шул атауга килсәм, кәефләрем күтәрелеп китә, үзеннән-үзе җырлыйсы килә. Алсу: Әйе шул, Альбина, бер җырла әле “Җидегән чишмә” дигән җырны. Альбина җырлый. Алсу: Рәхмәт, дустым, бик матур җырладың. Әйдә әле бер күл буйларын әйләнеп килик. Бүген яшьләр атауга, чишмә буена җыела икән. Без дә аларны карарга килербез (китәләр). Сәхнәгә Ландыш белән Рәзинә керәләр. (Карчыклар киеменнән). Ландыш: (Сөйләшә-сөйләшә керәләр). Әй ахирәткәем, яшьләр бүген атауга чакыргач, күңелләр яшәреп китте бит әле. Рәзинә: Шулай – шулай, күршекәем, яшьләр бик үтенделәр бит. Килегез инде, әби, үзегезнең яшь чакта уйнаган уеннарыгызны безгә дә өйрәтегез, - диләр. Киләбез, килми ни. Ландыш: Әй ахирәткәем, яшь чакта шул атауда гармунны сыздырып җибәрерләр иде, аяклар үзләреннән-үзләре биергә тотынырлар иде. Эх яшь чаклар, кая гына китеп югалдылар икән. Рәзинә:Күршекәем, хәтереңдәме, чәй суына дип шул кыр кизләвенә суга килә идек. Суы бик йомшак, тәмле иде. Ландыш: Иде дә иде дисең. Хәзер дә бик тәмле бит. Бер генә дә үзгәрмәгән. Рәзинә: Әй күршекәем, суы тәмле дә бит, хәзер бизәкле көянтә-ләрне иңгә салып, ялтыратылган чиләкләрне асып, сөйләшә-көлешә суга баручы кызларны күргәнең бармы соң? Ландыш: Әйе шул. Су ташучы кызлар хәзер күренми. Һәркем өендә краннан борып кына су агыза шул. Рәзинә: Әле, күршекәем, бүген бик тыгыз көн булды. Ландыш: Ни булды соң? Ресурс авторы:
Яңа Чишмә районы Акбүре урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салисә Минкәева
|
12 сәгать 29 минут элек
12 сәгать 32 минут элек
17 сәгать 54 минут элек
2 көн 18 сәгать элек
3 көн 23 сәгать элек
3 атна 2 көн элек
3 атна 3 көн элек
4 атна 1 көн элек
6 атна 1 көн элек
6 атна 1 көн элек