![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ![]() | ||||
| яңалыклар | китапханә | канун | каталог | эш эзләү |
|
Дәрес планы
![]() 10 март, 2010 - 16:01
Ресурс авторы: Мортазина Фәния Кирам кызы, Яр Чаллы шәһәре 37 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ТЕМА: Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау МАКСАТ: 1. Укучыларга иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре буенча белемнәрен системалаштыру, элек өйрәнгән эш ысулларын ныгыту өчен җирлек тудыру, нәтиҗә ясарга ярдәм итү. 2. Өйрәнелгән белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана белү сәләтен үстерү, игътибарлыкларын арттыру, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү. 3. Укучыларда мөстәкыйльлек, халык авыз иҗаты аша милли хис тәрбияләү. ... ![]() 3 март, 2010 - 19:55
Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.
- Хикәядә Биктимер исемле малай турында сөйләнә. Әнисе Маһруй апа коймак пешерергә җыена, ләкин аларның табалары юк. Биктимерне таба алып кайтырга җибәрәләр, әмма ул малайларның тау шууларына кызыгып, табасына утырып шуа башлый. Шулай итеп, табаны вакытында алып кайтасы урында, ул көн буе, рәхәтләнеп, тау шуа. - Укучылар, хәзер әсәрнең төп өлешен вакыйгаларга бүлегез. Аларның һәрберсендә Биктимернең нинди сыйфаты ачыла? ... ![]() 2 март, 2010 - 12:28
Ресурс авторы: Татарстан Республикасы Мөслим районы Мөслим 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы
Укучылар, без, бер төркем фонетистлар, фонетиканың төрле юнәлешләре турында тулырак мәгълүмат бирү, белем һәм сәләтләрегезне ачыклау максатыннан сезнең белән очрашуга килдек. Ишетеп белүебезчә, бүген сез “Фонетика” курсы буенча белемнәрегезне барлыйсыз. Дәрес барышында консультант-киңәшчеләребез сезгә ярдәмгә килә ала. Хәзер якыннанрак танышыйк. ... ![]() 22 февраль, 2010 - 23:58
Ресурс авторы: Казан шәһәре Идел буе районы 163 нче номерлы балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина Кәүсәрия Инсаф кызы
“Геометрик лото” уены. Балаларга геометрик фигуралар таратыла. Алар ике төрле зурлыкта һәм төрле төстә. - Бабай белән әбинең оныгы елга буена барган һәм анда төрле төстәге, төрле зурлыктагы ташлар тапкан. Алар сезгә ошыйлармы? - Хәзер миңа зур кызыл квадратны күрсәтегез әле, кечкенә кызыл түгәрәкне, ә хәзер яшел өчпочмакны күрсәтегез. (Балалар табып күрсәтәләр). ... ![]() 22 февраль, 2010 - 21:41
Ресурс авторы: Казан шәһәре Идел буе районы 163 нче номерлы балалар бакчасының 1 нче категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина Кәүсәрия Инсаф кызы
Тәрбияче. Дөрес, урамда көз. Кырлар бушап калды, чөнки игеннәр җыеп алынды. Шулай ук бакчалардан яшелчәләр дә җыелды. Тыңлагыз әле. Мин сезгә көзге уңыш турында бер шигырь укып китәм. Кәбестәләр, суганнар Түтәлләргә тулганнар. ... ![]() 20 февраль, 2010 - 14:54
Ресурс авторы: Сарман муниципаль районы Җәлил гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Алия Мөнәвир кызы
– Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында булыр икән? – Дөрес, укучылар, хезмәт һәм икмәк турында. Без бүген Нәби Дәүли иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, аның 1971 нче елда публицистика жанрында язылган “Гражданин “Икс” белән сөйләшү” әсәреннән бер өзек укырбыз. Ул “ Хезмәткә – хөрмәт” дип атала. ... ![]() 5 февраль, 2010 - 15:07
Ресурс авторы: Сарман муниципаль районы Җәлил гимназиясенең I категорияле музыка укытучысы Гильфанова Раушания Әнүр кызы
Бүген без сезнең белән Кавказ буе халыклары музыкасы белән танышабыз. Кавказда әрмән, азәрбайҗан, грузин, абхаз, ингуш, чечен, осетин һ.б. халыклар яши. Музыкада бу халыкларның холкы һәм темпераменты бик ачык чагылыш таба. Аларның музыкасы яхшы, эмоциональ, төрле характерлы һәм музыкаль иҗатлары бик борынгыдан килә. ... ![]() 29 гыйнвар, 2010 - 00:25
Ресурс авторы: Чистай муниципаль районы Яуширмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ф.Р. Мингазова
Яңгырның әһәмиятен ачыклау. - Укучылар, алга карагыз әле. Ни күрәсез? (Балалар рәсемдә бер чәчәк тә үсмәгән аланны күрәләр). Ни өчен монда бер чәчәк тә юк? - Анда яңгыр яумаган, шуңа күрә чәчәкләр үсмәгән. - Әйе, укучылар. ... ![]() 28 гыйнвар, 2010 - 23:52
Ресурс авторы: Бөгелмә шәһәре 5нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең I кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрифуллина Айсылу Мәрдегалим кызы
- Әйдәгез әле, балалар, без компьютерлар каршына утырыйк. Биремне укыгыз. Бирем. Бирелгән фигыльләрне төркемчәләргә аерыгыз. Киләчәк (дус), коелган (алма), чабылган (болын), баручы (кеше), сызгыра торган (уклар), уйнап җибәрде, күчә бара, сөрткәч кипте, кайтканчы утырды, бирелеп тыңлый, сөйләшү, терелү, бизәшү, уйнау, алмау, сөртмәскә, сызарга, карарга, менмәскә, көләргә. (биремне үтәгәч, фронталь тикшерү) - Хәзер нәтиҗә чыгарыйк. Сүзләрне нинди билгеләргә карап аердыгыз? ... ![]() 24 гыйнвар, 2010 - 19:34
Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.
Республика олимпиадасына хәзерләнү өчен материал (шул исемдәге дәрестән фрагмент). “Нуры содур” поэмасын шагыйрь 1542 елда Казан ханы Сәхибгәрәйгә (1521-1524 елларда идарә иткән) багышлап язган. Кереш өлешендә ул, бу ханны хөрмәтләп, аның акыллы һәм гадел хан булуы турында әйтә. Олуг солтан бөек Сахибгәрәй хан. ...
|