Керү өчен теркәлегез
Педагогика һәм тәрбия
Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.

- Хикәядә Биктимер исемле малай турында сөйләнә. Әнисе Маһруй апа коймак пешерергә җыена, ләкин аларның табалары юк. Биктимерне таба алып кайтырга җибәрәләр, әмма ул малайларның тау шууларына кызыгып, табасына утырып шуа башлый. Шулай итеп, табаны вакытында алып кайтасы урында, ул көн буе, рәхәтләнеп, тау шуа.

- Укучылар, хәзер әсәрнең төп өлешен вакыйгаларга бүлегез. Аларның һәрберсендә Биктимернең нинди сыйфаты ачыла? ...

Ресурс авторы: Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Йолдыз Гамир кызы

Әни, хатын-кыз белән бәйле бәйрәмнәребез бик күп безнең:

8 март - халыкара хатын-кызлар көне

15 май - халыкара гаилә көне

28 май - халыкара хатын-кызлар бердәмлеге көне

1-7 август - Бөтендөнья бала имезү көне

25 октябрь - халыкара хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көне

20 ноябрь - халыкара балаларның хокукларын яклау көне

27 ноябрь - Әниләр көне

...

Ресурс авторы: Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Умнова Лилия Ивановна

О, син илаhи зат - хатын-кыз! Серле зат! Гүзәл зат!

Ерак гасырлардан алып кемнәр генә сокланмаган да, кемнәр генә гашыйк булмаган! Нинди ир-ат заты синең белән илhамланып, синнән рухи көч алып, нинди генә батырлыклар, могҗизалар эшләмәгән! Уйлап карасаң, дөнья йөзендәге эшләнгән батырлыкларның, изгелекләрнең күбесенең нигезендә хатын-кыз. Нәкъ менә хатын-кызлар бөек, зур, игелекле эшләргә рухландыра. ...

Ресурс авторы: Сарман муниципаль районы Җәлил гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Алия Мөнәвир кызы

– Бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында булыр икән?

– Дөрес, укучылар, хезмәт һәм икмәк турында. Без бүген Нәби Дәүли иҗатын өйрәнүне дәвам итеп, аның 1971 нче елда публицистика жанрында язылган “Гражданин “Икс” белән сөйләшү” әсәреннән бер өзек укырбыз. Ул “ Хезмәткә – хөрмәт” дип атала. ...

Ресурс авторы: Сарман муниципаль районы Җәлил гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Алия Мөнәвир кызы

Бу уен «Сто к одному» телевизион уенына нигезләнеп төзелде. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, уен гадиләштерелде. Мәктәп укучылары арасында алдан сораштыру үткәрелеп, әлеге җаваплар уенда кулланылышка кертелде. Уенда 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларының рус төркемендә укучы балалары катнаша. Сораулар ике командага да бирелә, җавап бирү чират буенча башкарыла. Команданың җавабы сораштыруда катнашкан укучыларның җаваплары белән туры килсә, экранда алар очко белән күрсәтелә. ...

Ресурс авторы: Менделеев районы Абалач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Фирая Вагыйз кызы

“Әйтелмәгән васыять” әсәренең төп герое – Акъәби. Аның чын исеме Акбикә була. Кыз чагында аны Аксылу дип, кияүгә чыккач – Аккилен дип, аннары Акҗиңгә дип, ә картайгач Акъәби дип йөртәләр. Аның бөтен гомере Юлкотлы авылы халкы күз алдында үткән. Ул гомере буе ак, пакъ күңелле булган. ...

Ресурс авторы: Татарстан Республикасы Теләче районы Шәтке гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы

Р.Фәхреддин өйрәткәнчә, балада башта гүзәл холык тәрбияләргә кирәк. Р.Фәхреддин бик нечкә тоемлаучы психолог буларак, кешене кеше итеп күрсәтүче иң күркәм сыйфат булган Гүзәл Холык төшенчәсен түбәндәге 10 өлешкә бүлеп күрсәтә:

Тугрылык. Гүзәл холыкларның падишаһы – тугрылыктыр. Шуның өчен: “Балаларыңа тугрылык өйрәт, тугрылык исә аларга һәрбер өстенлекне өйрәтер”, - диләр. Тугры булган кеше – ышанычлы булыр. ...

Ресурс авторы: Теләче районы Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхаева Рәзифә Хәкимҗан кызы

Судья. Хөрмәтле суд утырышчылары! Без бүген “Утсыз төтен булмый” дигән исем астындагы эшне тикшерү һәм нәтиҗә ясау өчен җыелдык. Хәзер мин игътибарыгызга әлеге эшнең кыскача тарихын тәкъдим итәм.

...Урам буйлап Рәмил исемле малай килә. Авызында - тәмәке, үзе төтенгә уралган. ...

Ресурс авторы: Хәсәнова Миңзифа Гыйльми кызы, Питрәч районы Шәле урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әти киләчәккә карап яшәүче, киләчәкне кайгыртучы.

Әти миңа татар моңы сеңсен өчен, мин рәхәтләнеп тирбәнеп йокласын өчен, бишекнең җырлап торганын ясарга өйрәнгән, ясаган.

Әти матурлыкны да таный белә, миңа да шуларны күрсәтеп, мине табигатьне, тирә-юнь мөхитлекне яратырга өйрәткән.

Ул үз улы турында гына уйламый, киләчәк буын турында да кайгырта. Киләчәк буын язмышы турында уйлый, улының тәртипле булып үсүен тели. ...

Ресурс авторы: Закирова Дания Минулловна, Акъегет урта мәктәбенең I категорияле укытучысы

Халык иҗаты жанрларының берише тормыш күренешләренә, вакыйгаларына турыдан-туры бәя бирә һәм кешеләрне шул шартларга яраклашырга өйрәтә. Икенче төркеме, киресенчә, тормышның үзен үзгәртә. Беренче төркемгә әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, җырлар керә. Икенче төркем мәзәк.әкиятләр һәм героик дастаннар кебек жанрларны эченә ала. ...