Керү өчен теркәлегез
Ресурслар каталогы
Ресурс авторы: Мортазина Фәния Кирам кызы, Яр Чаллы шәһәре 37 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ТЕМА: Иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләрен кабатлау

МАКСАТ:

1. Укучыларга иярчен җөмләләрнең төзелеш ягыннан төрләре буенча белемнәрен системалаштыру, элек өйрәнгән эш ысулларын ныгыту өчен җирлек тудыру, нәтиҗә ясарга ярдәм итү.

2. Өйрәнелгән белемнәрне төрле ситуацияләрдә куллана белү сәләтен үстерү, игътибарлыкларын арттыру, тестлар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Укучыларда мөстәкыйльлек, халык авыз иҗаты аша милли хис тәрбияләү.

Дәрес материалы: күчмә такта, дәреслек, индивидуаль карточкалар, компьютер, проектор

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү. ...

Ресурс авторы: Башкортстан Республикасы Әлши районы Никифар мәктәбе укытучысы Мәрдиева Зөлфия Рәүф кызы

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. ...

Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясе укытучысы Хәбирова Ф.Х.

Батыр малай. Нинди зур урман!! Биек агачлар да, тәбәнәк агачлар да үсәләр... Менә яшел үлән дә, матур чәчәкләр дә ...

Их! “Мин курыкмыйм, мин батыр!” - ә юлны мин белмим бит! Кая хәзер барам инде? (башын тотып, аптырашка калган кеше кебек уйланып тора)

Урманчы. Кем бар монда? ...

Ресурс авторы: Бөгелмә районы Восточный урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Зыя кызы Хәбибуллина

Рус телендә сөйләшүче балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә диалогик сөйләмгә өйрәтү зур урын алып тора. Билгеле булганча, телдән сөйләмнең ике формасы: диалогик һәм монологик формалары бар.

Диалогик сөйләм киңрәк таралган.Телнең аралашу функциясеннән чыгып, диалогик сөйләмне төп һәм әйдәп баручы төр дип атый алабыз. Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татарча телдән сөйләмгә өйрәтүне диалогик сөйләмнән башлау дөресрәк. Ни өчен шулай? Беренчедән, сөйләмнең башка формалары белән чагыштырганда, диалог киңрәк таралган. Икенчедән, аның өстенлекләре дә байтак: ул гадирәк һәм кыскарак төзелә, аның составында күнегелгән сүзтезмәләр һәм калыплар бар, шуның нәтиҗәсендә аны үзләштерү дә җайлырак. ...

Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.

Әтисе Гаделне уятты да ишегалдына чыгып китте. Эшкә киткәнче йорт-кура тирәсендәге эшләрне бетереп йөрүедер инде. Кечкенә Гадел менә бер ел инде әтисе белән генә яши. Әнисе, ниндидер авырудан терелә алмыйча, газиз сабыен калдырып, бу дөньядан китеп барды. Элегрәк әнисе уяткан чакларда урынында иркәләнеп ятарга яраткан Гадел хәзер әтисе бер эндәшүгә үк сикереп тора. Ул кергәнче юынып, киенеп куясы бар, чөнки иртәнге ашны ашауга, берсе – эшенә, икенчесе мәктәбенә юл тотачак.

Һәрвакыттагыча тыныч кына чәй эчтеләр. Ара-тирә берничә сүз әйтеп куюны санамаганда, алар бөтенләй диярлек сөйләшмиләр. ...

Ресурс авторы: Казан шәһәре Вахитов районы 96 нчы гимназиясенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.

- Хикәядә Биктимер исемле малай турында сөйләнә. Әнисе Маһруй апа коймак пешерергә җыена, ләкин аларның табалары юк. Биктимерне таба алып кайтырга җибәрәләр, әмма ул малайларның тау шууларына кызыгып, табасына утырып шуа башлый. Шулай итеп, табаны вакытында алып кайтасы урында, ул көн буе, рәхәтләнеп, тау шуа.

- Укучылар, хәзер әсәрнең төп өлешен вакыйгаларга бүлегез. Аларның һәрберсендә Биктимернең нинди сыйфаты ачыла? ...

Ресурс авторы: Татарстан Республикасы Мөслим районы Мөслим 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы

Укучылар, без, бер төркем фонетистлар, фонетиканың төрле юнәлешләре турында тулырак мәгълүмат бирү, белем һәм сәләтләрегезне ачыклау максатыннан сезнең белән очрашуга килдек. Ишетеп белүебезчә, бүген сез “Фонетика” курсы буенча белемнәрегезне барлыйсыз. Дәрес барышында консультант-киңәшчеләребез сезгә ярдәмгә килә ала. Хәзер якыннанрак танышыйк. Әйтегез әле: фонетика – тел белеменең нинди тармагы? (Фонетика – телдәге авазларны, аларның үзгәрешләрен өйрәнүче тармак.)

Әйе, фонетиканы тел гыйлеменең нигез ташы дип атарга мөмкин, чөнки тел башта ук аваз теле буларак формалашкан. Авазлар телнең материаль ягын тәшкил итәләр һәм сүзләр, җөмләләр, сөйләм кисәкләре төзиләр.

Өйрәнү максатыннан чыгып, фонетика төрле өлешләргә таркала. ...

Ресурс авторы: Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Якупова Йолдыз Гамир кызы

Әни, хатын-кыз белән бәйле бәйрәмнәребез бик күп безнең:

8 март - халыкара хатын-кызлар көне

15 май - халыкара гаилә көне

28 май - халыкара хатын-кызлар бердәмлеге көне

1-7 август - Бөтендөнья бала имезү көне

25 октябрь - халыкара хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көне

20 ноябрь - халыкара балаларның хокукларын яклау көне

27 ноябрь - Әниләр көне

Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм. Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле әниләребез, әбиләребез! Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, күңелегез белән яшьлек елларыгызга кайтара алсак, без бик шат булыр идек. Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде. ...

Ресурс авторы: Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Умнова Лилия Ивановна

О, син илаhи зат - хатын-кыз! Серле зат! Гүзәл зат!

Ерак гасырлардан алып кемнәр генә сокланмаган да, кемнәр генә гашыйк булмаган! Нинди ир-ат заты синең белән илhамланып, синнән рухи көч алып, нинди генә батырлыклар, могҗизалар эшләмәгән! Уйлап карасаң, дөнья йөзендәге эшләнгән батырлыкларның, изгелекләрнең күбесенең нигезендә хатын-кыз. Нәкъ менә хатын-кызлар бөек, зур, игелекле эшләргә рухландыра. ...

Ресурс авторы: Казан шәһәре Идел буе районы 163 нче номерлы балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина Кәүсәрия Инсаф кызы

“Геометрик лото” уены.

Балаларга геометрик фигуралар таратыла. Алар ике төрле зурлыкта һәм төрле төстә.

- Бабай белән әбинең оныгы елга буена барган һәм анда төрле төстәге, төрле зурлыктагы ташлар тапкан. Алар сезгә ошыйлармы?

- Хәзер миңа зур кызыл квадратны күрсәтегез әле, кечкенә кызыл түгәрәкне, ә хәзер яшел өчпочмакны күрсәтегез. (Балалар табып күрсәтәләр). ...